“Азат Идел-Урал” Европа оешмасын Кремльнең милли сәясәтенә күз йомуда гаепли

“Азат Идел-Урал” Европа оешмасын Кремльнең милли сәясәтенә күз йомуда гаепли

Активистлар Европа милли азчылыкларының федераль берлеге Романия һәм Словакиядә маҗар азчылыгы мәнфәгатьләрен алга сөрүгә аерым игътибар бирә, ә Русиянең милли сәясәтен тәнкыйтьләргә батырчылык итми дип белдерә. Бу хакта “Азатлык Радиосы” яза.

“Азат Идел-Урал” иҗтимагый хәрәкәте Европа милли азчылыкларының федераль берлеге (FUEN) Русиядә Идел-Урал халыкларының хокуклары бозылу турындагы мөрәҗәгатькә җавап бирүдән кача дип белдерә.

“Азат Идел-Урал” оешмасына нигез салучыларның берсе Сыресь Боляень FUEN ялгыш фикер йөртә дип саный.

“FUEN Украина, Романия һәм Словакиядә маҗар азчылыгы мәнфәгатьләрен алга сөрүгә аерым игътибар бирә. Кемгә өстенлек бирү – аларның үз хокукы. Әмма маҗарларның Маҗарстаны бар, ә бездә эрзян, мокша яки мариларның үз илләре юк. Алай гына түгел, 150 меңнән артык украин маҗарларының үз матбугаты, төрле уку йортлары, иң мөһиме – маҗар сәяси фиркаләр Украинада ачык эшчәнлек алып бара. Русия федерация булуга карамастан, без андый хокуклар турында хыяллана да алмыйбыз!”, ди активистлар.

Боляень сүзләренчә, Идел-Уралда хөкем сөргән шушы авыр вазгыять FUEN-га мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр иткән.

“Мәктәпләрдә прокурор тикшерүләре булган халыкларны яклар өчен без FUEN-га мөрәҗәгать иткән идек. Кызганычка, Европа оешмасында да Мәскәүгә карата үзцензура барлыгын күрәбез. Алар Русияне хәтта кеше хокуклары тупас бозылу өчен дә тәнкыйтьли алмый”, ди активист.

2018 елның көзендә Азат Идел-Урал хәрәкәте лидерларының берсе Боляень Сыресь Европа милли азчылыкларының федераль берлегенә (FUEN) Идел буе халыклары телләрен яклауда ярдәм сорап хат язган иде.

“Азат Идел-Урал” хәрәкәте FUEN-нан “Мәгариф турындагы” канунга кертелгән үзгәрешләрне кире кагуны сорап Мәскәүгә мөрәҗәгать итүдә ярдәм сорады.

Хәрәкәт вәкилләре Европа оешмасы хатны алуны раслады, әмма җавап җибәрмәде дип белдерә.

Элегрәк FUEN президенты Лоран Винче Брюссельдә БМОның төбәк форумында чыгыш ясап, Украинаны дүләт теле турындагы яңа канун өчен тәнкыйтьләде.

Былтыр җәй Русиядә мәгариф турында канунга үзгәрешләр кертелде. Хәзер укучылар туган телне ата-ана сайлавы белән генә өйрәнә ала. Туган телләр арасында рус теле дә бар. Республикаларның дәүләт телләре канунга кермәде.

Формаль рәвештә Русия халыклары телләрендә белем алу тыелмый. Әмма Бердәм дәүләт имтиханын рус телендә генә бирергә яраганлыктан, ата-аналар балаларына рус телен күбрәк өйрәтергә тели.

Корреспондент