Җанисәп-2020: «марсианнар» әзрәк булсын иде

Перепись

2020нче елда Русиядә зур вакыйга көтелә – халык санын алу оештырылачак. Әле аңарчы бер ел вакыт булса да, актив әзерлек хәзердән үк башланды инде.

Дөресрәге, әзерлек 2017нче елда ук башланган иде. 2018дә репетиция ясадылар – сынау рәвешендә җанисәп уздырып карадылар. Ә узган атнада халык санын алуга ничә сум тотылачагы, ничә кеше җәлеп ителәчәге билгеле булды, анкета бланклары тәкъдим ителде. Кыскасы, җанисәп турында халыкка актив рәвештә сөйләү, кызыксындыру башланды. Бу теманы без дә күзәтеп барачакбыз.

Әлегә менә ниләр билгеле. 2020нче елгы җанисәп беренче тапкыр цифрлы технологияләр кулланылуы белән тарихка кереп калачак. Әйтик, моңарчы халык санын алучылар кәгазь бланклар тотып йөрсә, киләсе елга аларга электрон планшетлар тоттырып чыгармакчылар. Бу эшне бермә-бер җиңелләштерә: мәгълүмат турыдан-туры базага кереп барачак дигән сүз бит, кәгазьдән кабат компьютерга кертеп утырырга туры килмәячәк. Аннары кәгазьдән күчереп керткәндә, хаталар да китәргә мөмкин – аны кеше кертә, ялгышуы да бар. Димәк, планшет ярдәмендә уздырылган җанисәптә хаталар әзрәк булыр дигән өмет бар. Бөтенләй үк камил булмас булуын. Бер генә җанисәп тә камил түгел: йә ялгышлык белән хата китә, йә – махсус, ниндидер субъектив карашлар аркасында. Бигрәк тә «милләт» графасында. Анысы турында соңрак.

Дөрес, кәгазь бланклар да калачак. Планшетлар күбесенчә зур шәһәрләрдә кулланылачак, ди җанисәпне оештыручылар.

Җанисәптә анкетаны электрон рәвештә дә тутырып булачак. «Дәүләт хезмәтләре» («Госуслуги») порталында «Халык санын исәпкә алуны узарга» дигән хезмәт барлыкка киләчәк, шуңа басып, үзең һәм гаилә әгъзаларың турында мәгълүматны тутырып булачак. Аннары электрон җанисәптә катнашу турында код бирелә. Җанисәп үткәрүче хезмәткәр өйгә килгәч, аңа шул кодны күрсәтергә генә кирәк булачак, ул кабат сораулар биреп тормаячак. Әгәр электрон рәвештә кеше үзе тутырган анкета берничек тә үзгәртелмичә, турыдан-туры Мәскәүгә җибәрелсә, җанисәп камиллегенә тагын бер адым дигән сүз. Тик башта халык санын алуның гадел узачагына ышанырга кирәк әле.

Халык санын алучыларга өч төрле бланк бирәчәкләр. «Л» бланкында кеше турында мәгълүмат туплана: җенесе, яше, гражданлыгы, туган урыны, туган теле, милләте, белеме, гаилә хәле һәм балалары саны. Шулай ук «урыс телен беләсеңме, аны көндәлек тормышта кулланасыңмы?», «туган телеңне беләсеңме, аны көндәлек тормышта кулланасыңмы?» дигән сораулар да булачак. Яңалык: кешенең керем чыганагы соралачак. Мөгаен, күпчелек халык бу сорауга шикләнеп карар. Өстәвенә, хәзер Татарстанда (ә киләсе елдан – бөтен Русиядә) ихтыяри-мәҗбүри рәвештә үзмәшгульләрне санау бара. Тик җанисәпне оештырулар тынычландырырга ашыкты. «Статистика бу мәгълүматларны салым органнарына тапшырмый. Без рәсми яки конвертта алган хезмәт хакымы, дип тә сорамыйбыз, бу сезнең шәхси эш. Безне бары акча керемнәре чыганаклары – хезмәт хакы, кертемнәр буенча дивидендлар, пенсия булу-булмавы гына кызыксындыра», – дип аңлатты бу яңалыкны Росстат башлыгы киңәшчесе Павел Смелов.

Шушы урында тагын бер әйберне әйтеп китми булмый: җанисәпне үзенә файда алуда кулланырга теләүче мошенниклар да булмый калмас. Халык санын алганда исем-фамилияне дә, бернинди документ мәгълүматын да сорамыйлар – шуны истә тотарга кирәк. Әгәр үзен халык санын алучы дип таныштырган кеше паспортыгызны сораса, ул – мошенник. Менә шушы моментны халыкка аңлатып бетерергә кирәк әле.

«П» формалы бланкта кешенең торак шартлары турында мәгълүмат тупланачак. Йортның кайчан төзелүе турындагы сорауда берничә чорны аерып күрсәтергә тәкъдим итәләр: «1957нче елга кадәр төзелгән», «2010нчы елдан соң төзелгән» дигән җаваплар булачак. Калган сораулар йортның нинди материалдан төзелүе, ничә бүлмәле булуы, мәйданы, газ, су, җылылык системасы, канализация, бәдрәф, интернет һәм башка элемтә чаралары булу-булмавы турында.

«В» бланкындагы сораулар Русиядә вакытлыча яшәүче чит ил гражданнарына биреләчәк.

Бу сораулардан да күренә, җанисәпне оештыручылар үзләре дә әйтеп тора: халык санын алу илнең социаль-икътисади хәлен, милли составын, белем дәрәҗәсен ачыкларга ярдәм итәргә, ягъни Русиянең ничек яшәвен күрсәтергә тиеш булачак. Шулай да күпләр өчен ул беренче чиратта милләтләрне саный торган чара булып кала. Төп уен да шул милләт турындагы сорау тирәсендә бара. Конституциянең 26нчы маддәсе буенча, һәр кеше үз милләтен үзе билгеләргә хокуклы. Җанисәп анкетасында Русиядә яшәүче төп халыкларның исемлеге булачак, ә бик аз сандагы милләтләрне язу өчен «прочие», ягъни «башкалар» дигән графа кулланылачак. Росстатның Татарстан буенча Территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина әйтүенчә, кеше үз милләтен «марсиан» дип яздырырга теләсә дә, аны шулай дип язарга мәҗбүр булачаклар. «Марсианнар» булачак, шулай да бик күп булмас, дип өметләнә җанисәпне оештыручылар.

Шул ук вакытта белгечләр арасында да халык башын бутаучылар юк түгел. Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология Институты директоры Валерий Тишков (ә ул җанисәп анкетасына этнонимнар регистрын әзерләү өчен җаваплы!), кеше үзе теләсә, аны берьюлы берничә милләттән дип күрсәтергә була, дип тәкъдим иткән иде. Мисал өчен, «урыс-украин» яки «татар-башкорт» дип. Катнаш гаиләләрдә туганнар, бәлки, үзләрен шулай яздырырга теләр, дигән иде Тишков бер әңгәмәсендә. Татарларны да төркемнәргә аерырга тәкъдим итте. Ә бит галимнәр, җанисәпне оештыруда катнашучылар үзләре үк «үз милләтегезне булдырыгыз» дип торганда, аерылырга теләүчеләр чыннан да табылачак. Аннан соң тагын «бу җанисәп нәтиҗәсенә ни дәрәҗәдә ышанырга була соң?» дигән сорау туачак инде…

2019нчы ел башына Татарстанда 3 898 628 кеше исәпләнә. 76,9 проценты – шәһәр халкы, 23,1 проценты – авыл кешесе.

САННАР

  • Татарстанда халык санын алуга федераль бюджеттан якынча 360 млн сум бүлеп биреләчәк.
  • Гомумән, Русиядә халык санын алуга якынча 50 млрд сум тотарга җыеналар. 2010нчы елгы җанисәп 17 млрд сумга төшкән булган.
  • Татарстанда җанисәпне уздыруга 9,8 мең кеше җәлеп ителәчәк.
  • 2010нчы елгы халык санын алу вакытында республикада 1100 кеше мәгълүмат бирүдән баш тарткан.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Бөтенрусия халык санын алу 2020нче елның 1-31нче октябрендә уздырылачак. Ул берничә этапка бүленә:

1-10нчы октябрь – «Дәүләт хезмәтләре» сайтында онлайн-җанисәп;

11-15нче октябрь – онлайн-җанисәп үтүчеләр турында мәгълүмат адреслар исемлегенә кертеләчәк – халык санын алучылар аларга кабат мөрәҗәгать итмәсен өчен эшләнә бу;

16-27нче октябрь – халык санын алучылар йорт саен кереп йөриячәк;

28-31нче октябрь – резерв көннәр. Бу көннәрдә калган кешеләрне йөреп бетерү һәм җыелган мәгълүматны Росстат инструкторларына тапшыру каралган.

Беренчел нәтиҗәләр ярты елдан соң, ягъни 2021нең апрелендә игълан ителәчәк, дип көтелә. Тик бу әле Русиядәге гомуми халык саны, халыкның яше һәм җенесе турындагы мәгълүмат кына булачак. Халык санын алу буенча тулы мәгълүмат 2022нче ел азагына әзер булырга тиеш. 2023нче елга Росстат җанисәпнең бөтен нәтиҗәсен дә халыкка чыгарачак.

ТАРИХ

Халык санын алу борынгы заманнарда ук булган. Мәсәлән, Борынгы Кытай, Мисыр, Месопотамия, Борынгы Греция һәм Римда, салым түләүчеләрнең һәм хәрбиләрнең исәбен белү өчен, халык санын җыйганнар. Анда ир-атлар саны гына исәпкә алынган.

Безнең эрага кадәр 5нче гасырда Борынгы Римда даими рәвештә ценз, ягъни җанисәп үткәрелә башлый. Гаилә башлыгы, дөресен сөйләргә ант итеп, цензорга үзе, гаилә әгъзалары һәм милке турында мәгълүматны җиткергән.

Безнең эраның XVIII гасыр урталарында, капитализм шартларында, базар мөнәсәбәтләре киң үсеш ала. Шунлыктан халык турында мәгълүмат туплау ихтыяҗы туа. 1749нчы елдан Швециядә даими рәвештә халык санын ала башлыйлар. Бу эшне махсус оештырылган «табель комиссиясе» башкара. Ләкин бу барыбер без белә торган җанисәп булмый әле. 1790нчы елдан – АКШта, 1801нче елдан Англия, Шотландия, Франция, Дания һәм Норвегиядә халык санын алу башлана. Алары да камиллектән ерак була. Бу җанисәпләр бик озакка сузыла, төгәл кагыйдәләре дә булмый, халыкка 2-3 сорау гына бирелә.

Бары тик XIX гасыр азагына гына халык санын алу фәнни нигездә башкарыла башлый. Беренче шундый җанисәп 1846нчы елда Бельгиядә үтә. Ул бер көн дәвам итә һәм Бельгиядә яшәүче бөтен кешене исәпкә ала (әлеге шәһәрдә вакытлыча гына яшәүчеләрне дә). Озакламый бу тәҗрибә бөтен дөньяга тарала.

Русиядә IX-XI гасырларда ук урыс кенәзләренең халыктан ясак җыюы турында мәгълүматлар бар. Моны үзенә күрә бер төрле халык санын алуга тиңләсәк була. XIII гасырда татар ханнары, ясак җыю өчен, халык санын исәпләттергән.

XIV-XVI гасырларда җанисәп җир башыннан алып барыла башлый, ягъни салым салына торган җир участогындагы хуҗалыклар һәм халык саны исәпкә алына.

XVII гасырда салым берәмлеге – хуҗалык була, җанисәп тә хуҗалык башыннан алып барыла башлый. Мәскәүдә бу эш белән шөгыльләнә торган Счётный приказ оештырыла. Бу җанисәп моңарчы үткәрелгәннәреннән масштаблырак була: халыкның җенесе, гаилә хәле, шөгыле, чины, һөнәре исәпкә алына. 1678нче елгы халык санын алу Русиядә 10,5 млн кеше яшәвен күрсәткән. Ләкин мондый җанисәптә хилафлыклар бик күп булган. Алпавытлар, салымнан качу өчен, еш кына дөрес булмаган мәгълүмат биргән. 1718нче елда патша Петр I яңа указ чыгарган: җанисәп хуҗалык башыннан түгел, җан башыннан алып барыла башлаган.

Беренче Бөтенрусия халык санын алу 1897нче елда уздырылган. Бу – иң тулы мәгълүматлы җанисәп. Ул Русия империясендә 125 680 682 кеше яшәвен күрсәткән. Казанда 130 мең кеше яши, диелгән. Халык санын алу программасында милләт турында аерым сорау булмаган. Кеше динен һәм туган телен генә күрсәтә алган.

СССР заманында барлыгы 8 җанисәп уздырылган. 1920 һәм 1923нче елгы халык санын алу, сугыш вакытларына туры килү сәбәпле, тулы дип табылмаган. 1926нчы елгы халык санын алу инде тулырак мәгълүмат биргән. Ул җанисәп СССРда 147 027 915 кеше яшәвен күрсәткән. Программада милләт турында аерым сорау булган. Татарлар саны – 2 916 536.

1937нче елгы җанисәп хаталы дип табылган, нәтиҗәләре сер булып калган, ә халык санын алучылар репрессияләнгән. Аннан соң үткәрелгән 1939нчы елгы җанисәп дөрес дип игълан ителгән.

СССРда чираттагы җанисәпләр 1970, 1979, 1989нчы елларда үткән. Хәзерге заман Русиясендә халык санын алу 2002 һәм 2010нчы елларда оештырылды. Закон буенча, җанисәп 10 елга кимендә бер мәртәбә үткәрелергә тиеш.

Чыганак: Студопедия

ЯҢА ТЕМА – ЯҢА БӘЙГЕ. Бу айда сездән «Ай-һай хәлләр: җанисәп» дигән темага шигъри дүртьюллыклар көтәбез. Шигырьләр 25нче ноябрьгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» бәйгесенә» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүчеләрнең телефонына 100әр сум акча салыначак.

Фәнзилә Мостафина«Безнең гәҗит» 2019, №45 (13 ноябрь)

admin