Дәрдмәнд эзләре буйлап…

Язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова бу көннәрдә Ырынбур төбәгендә Дәрдмәнд эзләре буенча йөреп, аның хөрмәтенә очрашулар уздырып кайтты.

Быел бөтен татар-төрки дөньясы талантлы шагыйрь, мәгърифәтче-нәшир, алтынчы-меценат, хәйрияче, төбәктә илледән артык мәчет салдырган Дәрдмәнд-Мөхәммәтзакир Рәмиевнең тууына 160 ел тулуны билгеләп үтә. Төркиядә, Казанда һәм Уфада, Мәскәүдә Дәрдмәнд иҗатына багышланган фәнни җыеннар, мәдәни кичәләр булып үтте. Фәүзия Бәйрәмова исә шагыйрь гомер буе яшәгән җирләргә – Ырынбур төбәгенә юл тотты. Ул Орски, Новотроицки, Ырынбур шәһәрләрендә халык белән очрашып, аларга Дәрдмәнднең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, милләткә хезмәтенең ни дәрәҗәдә зурлыгын, шигъриятенең ни дәрәҗәдә бөеклеген аңлатты.

Билгеле булганча, Дәрдмәнднең бөтен гомере диярлек Ырынбур төбәгендә уза. Балачагы һәм яшьлеге Орски өязендәге Юлык авылында һәм Орскиның үзендә үтсә, милләтпәрвәр шәхес буларак ул Ырынбурда формалаша һәм шигърият даһие буларак та шунда өлгерә. Ә үләргә яңадан яшьлеге узган Орски каласына әйләнеп кайта. Үзенең иң бәхетле чаклары үткән һәм иң бәхетсез көннәре көткән тамгалы урынга… 1921 елда тифтән һәм ачлыктан үләр өчен… Аның кабере өстендә бүген хәрби завод, биредә дога урынына завод торбалары улый, таш бина араларында дала җиле елый…

Әйе, бүгенге көндә Орски шәһәрендә Дәрдмәндне хәтерләтүче берни дә юк диярлек – кабере дә, урамы да, истәлек тактасы да. Аны күреп-белүчеләр дә юк инде, ә хәтерләүчеләр, искә төшерүчеләр бар әле, алар – “Туган тел” һәм “Мирас” татар оешмасы әгъзалары. Орски шәһәрендә моннан утыз ел элек барлыкка килгән милли хәрәкәт кенә биредә татарлыкны тотып тора – Дәрдмәнд намаз укыган Җәмигъ мәчетне дә алар яңадан халыкка кайтарды, һәр елны сабантуйлар уздыралар, үзләренең милли ансамбльләре бар, листок-газеталарын чыгаралар. Әмма аларның Казан белән дә, Ырынбур милли оешмалары белән дә даими элемтәләре юк дәрәҗәсендә, килүче, ярдәм итүчеләр дә күренми. Югыйсә, биредә ун меңнән артык татар яши бит, алар шәһәр халкының 4 процентын тәшкил итә! Югыйсә, милләткә Дәрдмәнд, Мирхәйдәр Фәйзи, Заһид Хәбибуллин кебек талантларны, Марсель Сәлимҗановның әти-әнисен биргән игелекле төбәк бит бу! Хәтта Муса Җәлил дә 1925-26 елларда Орскида эшләп китә! Һәм шәһәр читендәге бер бистә урамы аның исемен йөртә икән, башкаларга ул да юк.

Орскида Дәрдмәнд истәлегенә очрашу шәһәрнең 6-нчы номерлы яшьүсмерләр китапханәсендә үтте. Очрашуны “Мирас” татар оешмасы уздырды, яшьләр хәрәкәте зур активлык күрсәтте, кичәне оешманың рәис урынбасары Рафаэль Нигъмәтуллин һәм китапханәче Мәдинә Карипова алып барды. Яшьләр оешмасыннан Диана Нефедова, “Карлыгач” ансамбленнән Таһир Нагин, “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Рәсим Вәлетдинов һәм башкалар Дәрдмәнд турында кызыклы чыгышлар ясадылар, алар милли җырлар белән аралашып барды. Төп докладчы буларак Татарстаннан махсус килгән язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова шагыйрьнең Орски чорына җентекләп тукталды, аның биографиясендә ачык булмаган мәсьәләләрне күтәрде, шигырьләрен укыды һәм аларга анализ ясады.

Әлбәттә, төп проблема булып Орски шәһәрендә Дәрдмәнд истәлегенә хәтер билгесе кую торды. Һәм завод астында калган кабере мәсьәләсе. Завод астыннан туфрак алып, мөселман зиратына күчерергә тәкъдимнәр булды, әмма ул да артык хуплау тапмады, чөнки барыбер мәсьәләне хәл итми, үз-үзеңне алдау гына була кебек. Ә менә Дәрдмәнд истәлегенә стелла кую биредә инде ничә еллардан бирле күтәрелә, аның эскизы да әзер, әмма шәһәр җитәкчеләренең һаман алмашынып торуы бу эшне җиренә җиткерергә ирек бирми икән. “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Рәсим Вәлетдинов ул стелла эскизын кулына тотып чыгыш ясады, шулай ук Җәмигъ мәчете диварына Дәрдмәнд истәлегенә такта кую тәкъдиме дә әйтелде. Рәсим Вәлетдинов бу стеллага тагы ике шәхесне – Муса Җәлил һәм Мирхәйдәр Фәйзи исемнәрен дә өстәп, аны татар зираты янына кую фикерен хуплый, әмма бу уңышлы проект булмас кебек.
Дәрдмәндкә Орски шәһәре уртасында, кара мәрмәрдән ясалган затлы стелла кирәк, фотосы яки барельефы астына аның түбәндәге шигырь юллары язылырга тиеш:

Ни газизрәк – бу ватанмы?
Аһ, туган каүмем газиз!
Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр!

Орскида Дәрдмәнд истәлегенә тагы ниләр эшләргә була? Ул соңгы көннәрен яшәгән һәм бакыйлыкка күчкән йортта музеен ачарга була, әмма Татарстан ярдәм итмәсә, Орски татарлары гына моны эшли алмас. Очрашуда бу турыда да сүзләр булды, ярдәм сорап, Татарстанга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге әйтелде. Соңыннан Фәүзия Бәйрәмова китапханәгә һәм татар оешмаларына үзенең китапларын бүләк итте. Ул көнне Фәүзия Бәйрәмова башкаруында Дәрдмәнд шигырьләре янәшәдәге Новотроицки шәһәрендә дә яңгырады, анда “Мирас” татар-башкорт ансамбленең юбилей кичәсе булды.

Ырынбург шәһәрендә узган өлкә татар хатын-кызлары корылтаенда да Дәрдмәнд исеме, аның үлемсез шигырьләре көне буе яңгырап торды. Педагогика фәннәре кандидаты Әлфия Адбулхаликова үзенең “Оренбург, Уфа, Казан яссылыгында татар милләте” дип аталган докладында бертуган Рәмиевләр һәм Хөсәеновлар, Ризаэддин Фәхреддиннең Ырынбурдан торып милләтебез үсешенә нинди зур өлеш кертүләре турында сөйләде. Фәүзия Бәйрәмова Ырынбур төбәгенең Дәрдмәнд иҗатына тәэсире, Дәрдмәнд шигъриятенең исә бөтен төрки-татар әдәбиятына көчле тәэсире турында әйтте, аның дөньякүләм даһи шагыйрь булуын, гаять серле символлар теле белән яза алуын сөйләде. Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да яшьләрне Дәрдмәнд шигырьләре үрнәгендә тәрбияләргә чакырды, дөньяны барыбер матурлык саклап каласын ассызыклады. Әйе, Дәрдмәнд иҗаты шуның ачык мисалы булып тора.

Фәүзия Бәйрәмова,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе

“Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге.
2019 ел. 8 декабрь.

admin